34 Әмма Гайсә аңа: – Петер, сиңа әйтәм: бүген әтәч кычкырып бетергәнче, Минем белән таныш булуыңны син өч тапкыр инкяр итәчәксең, – диде.
Ләкин Гайсә аңа: – Сиңа хак сүз әйтәм: бу төнне, әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – дип әйтте.
Шунда Петер Аллаһы белән ант итә башлады һәм: – Мин ул Кешене белмим! – дип әйтте. Нәкъ шул вакытта әтәч кычкырды.
– Хак сүз әйтәм сиңа: бүген төнлә әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде аңа Гайсә.
Петер Аңа: – Хакимем! Мин Синең белән зинданга да, үлемгә дә барырга әзермен, – дип җавап кайтарды.
Аннары шәкертләреннән: – Мин сезне янчыксыз, биштәрсез, башмаксыз килеш юлга озаткан чакта, сезнең берәр нәрсәгә ихтыяҗыгыз булдымы? – дип сорады. – Һичбер нәрсәгә булмады, – дип җавап бирде тегеләр.
Шулвакыт Хаким Гайсә, борылып, Петергә карады; һәм Петер Аның «Бүген син, әтәч кычкырганчы, Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең» дигән сүзләрен исенә төшерде;
Гайсә аңа: – Ә син Минем өчен җаныңны да бирергә әзерме? Сиңа хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде.
Петер тагын ваз кичте. Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды.