2 Баш руханилар һәм канун белгечләре, халыктан курыкканга күрә, яшертен генә Гайсәдән котылу әмәлен эзләделәр.
Фарисейлар исә, гыйбадәтханәдән китеп, Гайсәне ничек һәлак итү хакында бергәләшеп киңәш кордылар.
Әмма йөзем үстерүчеләр хуҗаның углын күреп, бер-беренә: «Бу бит – варис. Әйдәгез, аны үтерик һәм мирасын үзебезгә алыйк», – диешкәннәр.
– Ике көннән Котылу бәйрәме буласын сез беләсез. Ул көннәрдә Адәм Углын хачка кадакларга тапшырачаклар, – дип әйтте.
Ике көннән Котылу һәм Төче күмәч бәйрәме иде. Баш руханилар һәм канун белгечләре Гайсәне хәйлә белән кулга алырга һәм үтерергә җай эзләделәр.
Баш руханилар һәм канун белгечләре, әлеге гыйбрәтле хикәянең үзләре турында икәнен аңлап, Аны шундук кулга алырга теләделәр, әмма халыктан куркып туктап калдылар.
Баш руханилар һәм фарисейлар исә, Гайсәне кулга алу өчен, «Аның кайда булуын белгән кешеләр безгә килеп әйтергә тиеш» дигән әмер бирделәр.
Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән бергә бу шәһәрдә Син май сөрткән Изге Хезмәтчең Гайсәгә каршы тупландылар.