9 Шуннан соң Ул халыкка менә шушы гыйбрәтле хикәяне сөйләде: – Бер кеше йөзем бакчасы утырткан һәм аны йөзем үстерүчеләргә куллану өчен биреп, озак елларга чит якларга китеп барган.
Мин сине иң саф орлык – иң затлы йөзем куагы итеп утырткан идем. Ничек соң син Миңа чит булган кыргый йөзем куагына әйләндең?
Ул вакытта болай булыр: бер кеше, чит илләргә киткәнче, хезмәтчеләрен чакырып алып, аларга үзенең милкен ышанып тапшырган.
Гайсә болай диде: – Затлы нәселдән булган бер кеше, патшалыкны кабул итү өчен, ерак илгә киткән. Аннары ул әйләнеп кайтырга тиеш булган.
Уңыш җыяр вакыт җиткәч, ул, үзенә тиешле өлешне бирсеннәр дип, хезмәтчесен йөзем үстерүчеләр янына озаткан; ләкин йөзем үстерүчеләр аны, кыйнап, буш кул белән кайтарып җибәргәннәр.
Гайсә аларга: – Алай булгач, Мин дә сезгә боларны эшләргә кем хокук биргәнне әйтмим, – диде.
Раббы Аллагыз сезгә бирәчәк бар урында, халыкны гадел хөкем итсеннәр өчен, һәр ыругка хөкемчеләр һәм җитәкчеләр куегыз.