8 Әлеге төндә шул тирәдә берничә көтүче кырда сарыкларын саклый иде.
«Мин Үземнең бар булуым белән ант итәм, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – сарыкларым, көтүчесез калып, табышка әйләнгән, кыргый җәнлекләргә азык булган, ә көтүчеләрем аларны эзләмәгән, бары үзләрен генә кайгыртып, көтү турында уйламаган».
Мәрьям үзенең беренче Баласын – Ир Бала тапты. Ул Аны биләде дә утлыкка салды, чөнки аларга кунак йортында урын табылмады.
Кинәт кенә алар каршында Раббы фәрештәсе пәйда булып, әйләнә-тирә Раббы шөһрәтеннән балкып китте. Көтүчеләр бик нык курыктылар.