43 Бәйрәм көннәре үткәч, Йосыф белән Мәрьям кайтыр юлга чыктылар. Яшүсмер Гайсә исә Иерусалимдә калган булып чыкты, ә ата-анасы бу турыда белмәде.
Яһүдә патшасы Амасия киңәш-табыш итте дә Исраил патшасына – Еһүдән туган Яһүәхәз углы Яһоашка: – Чык әйдә, йөзгә-йөз килеп сугышыйк, – дип, илчеләрен җибәрде.
Җиде көн буе төче икмәк ашагыз. Ачыткы салынган бар нәрсәне беренче көннән үк өегездән юк итегез; әгәр кем дә булса берәү беренче көннән җиденче көнгә кадәр ачыткы салынган ризык ашый икән, андый кеше Исраил халкыннан читләштерелергә тиеш.
Гайсәгә унике яшь тулгач, алар гадәттәгечә Иерусалим шәһәренә бәйрәмгә килделәр.
Алар Аны, башка юлчылар белән бергә барадыр, дип уйладылар. Бер көнлек юл үткәннән соң, Аны кардәшләре һәм таныш-белешләре арасыннан эзли башладылар