16 Алар, ашыгып, Бәйт-Лехемгә килделәр һәм анда Мәрьям белән Йосыфны, утлыкта яткан Баланы күрделәр.
Хәл кадәренчә кулыңнан килгәннең барысын да эшлә, чөнки син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, зирәклек тә юк.
Озак та үтмәстән Мәрьям ашыгып кына таулы Яһүдиядә урнашкан шәһәргә, Элисабетләргә китеп барды.
Ике шәкерт китте, һәм барысы да Гайсә әйткәнчә булып чыкты.
Сезгә менә шундый билге: утлыкта яткан биләүле Баланы күрерсез.
Фәрештәләр күккә күтәрелгәннән соң, көтүчеләр бер-берсенә: – Әйдәгез Бәйт-Лехемгә барыйк, анда ниләр булганны, Раббы әйткәннәрне күрик, – диделәр.
Баланы күргәннән соң алар Аның хакында үзләренә әйтелгән сүзләрне башкаларга да сөйләделәр.
Мәрьям үзенең беренче Баласын – Ир Бала тапты. Ул Аны биләде дә утлыкка салды, чөнки аларга кунак йортында урын табылмады.
Шәкертләр киттеләр, һәм бар нәрсә Гайсә әйткәнчә булып чыкты; бәйрәм табынын алар шунда әзерләделәр.