7 Җир сукалап яки көтү көтеп кырдан кайткан хезмәтчесенә сезнең кайсыгыз: «Әйдә, тизрәк ашарга утыр», – дип әйтер икән?
– Арагыздагы берәүнең бердәнбер сарыгы булып, ул сарык шимбә көнне чокырга егылып төшсә, аны чыгармас иде микән? – диде Гайсә. –
Хаким Гайсә, аңа җавап итеп: – Икейөзлеләр, шимбә көнне сезнең һәркайсыгыз үгезен яки ишәген, утлыктан ычкындырып, су эчертергә алып бармыймыни? – диде. –
Гайсә аларга: – Берәрегезнең углы яки үгезе коега төшсә, шимбә көн булуга карамастан, шундук коедан чыгармас идегезмени? – диде.
Нух заманында ничек булса, Адәм Углы килер алдыннан да шулай булыр.
Аларга җавап итеп, Ул болай диде: – Сезнең горчица орлыгы кадәр генә иманыгыз булып, менә бу ефәк агачына: «Тамырың белән кубып, үзеңне диңгезгә күчереп утырт!», – дип әйтә калсагыз, ул сезне тыңлар иде.
Киресенчә: «Миңа кичке аш әзерлә дә, билеңне буып, мин ашап-эчкән вакытта хезмәт күрсәт; аннары үзең ашап-эчәрсең», – дип әйтмәссезме икән?