4 Хуҗалык белән идарә итү эшеннән чыгарылгач, кешеләр мине үз йортларына кабул итсеннәр өчен, нәрсә эшләргә кирәген беләм мин», – дип уйлаган да,
Чөнки, ризыгым күп булса, «Кем ул – Раббы?» дип әйтүем һәм Сине инкяр итүем яки фәкыйрьләнеп урлаша башлавым һәм Синең исемеңә тап төшерүем бар.
«Минем халкым аңгыра, – ди Раббы, – алар Мине белми; ахмак бала сыман алар, акыллары җитми; явызлык кылырга оста, яхшылык кылу исә кулларыннан килми».
Шунда идарәче: «Инде нәрсә эшләргә? Хуҗам мине идарә эшеннән азат итә. Җир казырга көчем юк, хәер сорашырга оялам.
хуҗасына бурычы булган кешеләрне бер-бер артлы чакырып, беренчесеннән: «Минем хуҗама синең күпме бурычың бар?» – дип сораган.
Сезгә әйтәм: җирдәге байлык ярдәмендә үзегезгә дуслар булдырыгыз. Шулай эшләсәгез, байлык беткәч, мәңгелек яшәү урынына кабул ителерсез.
Андый зирәклек югарыдан түгел, ул дөньяныкы; рухи түгел, ул җеннәрдән килә.