9 Сине дә, аны да кунакка чакырган хуҗа, яныңа килеп: «Бу кешегә урын бирче», – дип әйтер, һәм шул чакта син, оятка калып, ишек катына барып утырырга мәҗбүр булырсың.
Тәкәббергә ияреп, хурлыгы да килеп җитәр, әмма тыйнакларга ияреп, зирәклек килер.
Горурлык – һәлакәткә, масаю хурлыкка илтә.
Зирәк акыл шөһрәт казаныр, ә ахмаклардан мираска бары хурлык калыр.
Бу сүзләрне ишеткәч, Аңа каршы сөйләүчеләр барысы да оялдылар; бар халык исә Ул кылган данлы эшләргә шатланды.
Тәүбәгә килүегезнең ихлас күңелдән икәнен эшегез белән раслагыз. «Безнең атабыз Ибраһим бит, котылырбыз!» дип уйлый күрмәгез. Шуны әйтәм сезгә: Аллаһы әнә шул ташлардан да Ибраһимга балалар бар кыла ала.