Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 11:2 - Изге Язма2 Ул аларга: – Дога кылганда болай дип әйтегез: «Атабыз, исемең изге дип икърар ителсен! Синең Патшалыгың килсен! အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Аннан соң мин тәхетләрне һәм анда утыручыларны күрдем. Аларга хөкем итү хокукы бирелгән иде. Гайсә хакында шаһитлык иткәннәре һәм Аллаһы сүзе өчен башлары киселгән, җанварга һәм аның сынына табынмаган, маңгайларына һәм кулларына тамга салдырмаган кешеләрнең җаннарын күрдем. Алар үледән терелеп тордылар һәм Мәсих белән мең ел буе патшалык иттеләр.