80 Ә бала үсә һәм рухи яктан ныгый бирде. Ул, Исраил халкына күренер вакыт җиткәнче, чүл якларында гомер сөрде.
Яхъя шәкертләре киткәндә, Гайсә халыкка Яхъя хакында сөйли башлады: – Сез чүлгә нәрсә карарга бардыгыз? Җилдә тирбәлә торган камышны карарга дипме?
Ул көннәрдә Яһүдия чүленә Чумдыручы Яхъя килде.
чөнки Раббы каршында ул бөек булыр, шәраб һәм исерткеч эчемлекләр эчмәс, анасының карынында вакытта ук Изге Рух белән сугарылыр.
Бала исә үсә, ныгый, гакыл туплый бирде, һәм Аллаһының шәфкате Аның белән булды.
Гайсә исә үсте, акыл җыйды; һәм үскән саен, Аллаһының вә бәндәләрнең илтифатын ныграк казана барды.
Мин Аны танымадым, ләкин, Аны Исраил халкына таныту өчен, суга чумдыру йоласын башкарырга килдем, – дип әйтте.
Изге язмада язылганнар белән Гайсәнең Мәсих икәнлеген исбатлап, ул бөтен халык алдында яһүдиләр сөйләгән сүзләрне ышандырырлык итеп кире какты.
Раббы Хөннәне кайгыртып, хатын тагын өч угыл вә ике кыз бала тудырды. Шемуил исә Раббы хозурында үсә бирде.