Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 1:72 - Изге Язма

72-75 Дошманнарыбыз кулыннан котылгач, гомеребезнең барлык көннәрендә бернәрсәдән курыкмыйча, Аллаһы алдында изге һәм тәкъва булып, Аңа хезмәт итә алсын өчен, Аллаһы шул рәвешле ата-бабаларыбызга шәфкать күрсәтте, Үзе төзегән изге килешүне – атабыз Ибраһимга биргән антын – исендә тотты.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 1:72
21 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Сиңа изгелек теләгәннәргә Мин изгелек эшләячәкмен, сине каһәрләгәннәргә ләгънәтемне яудырачакмын. Җир йөзендәге халыкларның һәммәсе синең аша фатиха алачак.


Минем өн-авазымны ишетеп, Мине тыңлаганың өчен, җир йөзендәге халыкларның һәммәсе синең токымың аша фатиха алачак, – диде.


Синең нәселеңне күктәге йолдызлар санынча ишәйтәчәкмен; бу җирләрнең барчасын синең нәсел варисларына бирәчәкмен; җир йөзендәге барлык халыклар синең токымың аша фатиха алачак.


Синең нәселнең киләчәк буын кешеләре җир йөзендәге ком бөртекләре санынча булачак. Синең нәсел диңгез ярларына таба да, көнчыгышка, төньякка, көньякка да – һәр тарафка ишәеп таралыр. Синең аша һәм синең нәсел орлыгың аша җир йөзендәге бөтен халыклар мөбарәк кылыначак.


Бу килешүне Ул Ибраһим белән төзегән, ант итеп Исхак белән ныгыткан,


Дошманнарның җәбер-золымы астында алар буйсынырга мәҗбүр булдылар.


Жәлләми бурычка бирүче үз гамәленең рәхәтен күрер, аның һәр эшендә гаделлек ярылып ятар.


Бөек вә дәһшәтле исемеңне данласын алар, чөнки Синең исемең изгедер.


Алай да Мин, яшь чагыңда синең белән беркеткән килешүне искә төшереп, синең белән мәңгелек килешү төзим.


Кабат яныңнан үткән чакта, сине күрдем Мин, бу синең мәхәббәтең чоры иде; Мин, өстемдәге киемемнең бер чабуын җәеп, шәрәлегеңне капладым; сиңа ант итеп, синең белән килешү төзедем, – дип белдерә Хуҗа-Раббы, – һәм син Минеке булдың.


шул чагында Ягъкуб, Исхак һәм Ибраһим белән төзегән Килешүемне, шулай ук әлеге җирне искә төшерермен.


Ерак заманнарда ата-бабаларыбызга ант иткәнчә, Ягъкубка Син – тугры, Ибраһимга мәрхәмәтле булачаксың.


Яхшы хәбәргә килгәндә, исраилиләр сезнең хакка Аллаһыга дошман, ә Аллаһының сайлавына килгәндә, алар ата-бабалары хакына Аллаһының сөеклеләре булып кала.


Алар – исраилиләр, Аллаһы аларны Үз балалары итте, Үзенең данын күрсәтте, алар белән килешүләр төзеде, Канун, гыйбадәт кылу тәртибе, вәгъдәләр бирде.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ