60 Ләкин баланың анасы, каршы килеп: – Юк, аның исеме Яхъя булырга тиеш, – диде.
һәм, Натан пәйгамбәрне җибәреп, балага Натан, Раббы кушканча, Едидияһ дип исем куштырды.
Шулай, мин үземнең пәйгамбәр хатыным белән якынлык кылдым, һәм ул, авырга калып, миңа угыл табып бирде. Раббы миңа әйтте: – Аңа Маһер-Шалал-Хаш-Баз дип исем куш,
Әмма Мәрьям Углын тудырганчы, Йосыф аңа якынаймады. Балага ул Гайсә дип исем кушты.
Фәрештә исә аңа: – Курыкма, Зәкәрия, синең догаң килеп иреште, – диде. – Хатының Элисабет сиңа ир бала тудырачак, син аңа Яхъя дип исем кушарсың.
– Синең кардәшләрең арасында андый исемне йөртүче юк бит, – диделәр аңа, –
Зәкәрия, язар өчен, такта сорап алып: «Аның исеме Яхъя», – дип язды. Барысы да хәйран калдылар.