54-55 Аталарыбызга биргән вәгъдәсе буенча, хезмәтчесе Исраилгә ярдәм итте, халкын исендә тотып, Ибраһимга һәм аның нәселенә мәңгегә шәфкать күрсәтте», – диде Мәрьям.
сөеклесе Ягъкубның мактанычы булган мирас җире бүләк итте безгә.
Бөек вә дәһшәтле исемеңне данласын алар, чөнки Синең исемең изгедер.
«Боларны исеңдә тот, әй Ягъкуб, исеңдә тот, Исраил, чөнки син – Минем колым! Сине Мин бар иттем, син – Минем колым, һәм Мин сине онытмаячакмын, Исраил!
Углым Эфраим Миңа кадерле түгелмени?! Яраткан балам түгелмени ул?! Аны еш кына шелтәләсәм дә, һаман җылылык белән искә алам; йөрәгем аны уйлап борчыла, һәм Мин аңа рәхим-шәфкатемне күрсәтермен! Бу – Раббы сүзе».
Раббы миңа ерактан күренеп: «Мин сине яратам, Исраил, һәм Минем мәхәббәтем мәңгелектер, шуңа күрә сиңа мәрхәмәт кылам, – диде. –
Ерак заманнарда ата-бабаларыбызга ант иткәнчә, Ягъкубка Син – тугры, Ибраһимга мәрхәмәтле булачаксың.
Нигъмәтләре белән ачларның тамагын туйдырды, ә байларны буш кул белән җибәрде.