Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 1:3 - Изге Язма

3-4 Шулай итеп, мин дә, мөхтәрәм Тәүфил, үзеңә бирелгән белемнәрнең дөреслегенә инануыңны теләп, барысын да баштан ук җентекләп тикшергәннән соң, шушыларның һәммәсе турында сиңа эзлекле рәвештә язарга дигән фикергә килдем.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 1:3
17 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Мин әйттем: «И Раббым, кызган мине, шифа бир, чөнки Синең алда мин гөнаһ кылдым».


Шулчакны Син тиешле корбаннардан – тулаем яндыру вә яндыру корбаннарыннан разый булырсың; шулчакны корбан итеп мәзбәхеңә үгезләр китерерләр.


Вәгазьче, зирәк акыллы булудан тыш, халыкка гыйлем өйрәтүче дә булган. Ул бик күп хикмәтле нәрсәләрне сынап-тикшергән һәм өйрәнгән.


Арабызда булып үткән вакыйгалар турында күпләр язарга алынды. Алар әлеге вакыйгаларны баштан ук үз күзләре белән күргән кешеләрнең, Аллаһы Сүзен вәгазьләүчеләрнең шаһитлыкларына таянып хикәяләде.


Беренче китабымда мин сиңа, Тәүфил, Гайсәнең хезмәт итә башлаган вакытыннан күккә алынган көненә кадәр барлык кылган гамәлләре һәм өйрәткәннәре турында язган идем. Күккә алынганчы, Ул сайлап алган рәсүлләренә Изге Рух аркылы әмерләрен бирде.


Шунда Петер аларга җентекләп аңлата башлады:


Шуңа күрә башка халыклар арасыннан Аллаһыга таба борылучыларга кыенлык тудырырга кирәк түгел,


Шуңа күрә без, барыбызның ризалыгы белән берничә кешене сайлап, аларны сезнең янга җибәрергә дигән фикергә килдек. Алар сезнең янга үзләренең гомерләрен Хакимебез Гайсә Мәсихкә багышлаган яраткан имандашларыбыз Барнаб һәм Паул белән бергә барырлар.


Изге Рух һәм без шундый карарга килдек: хәзер язылачак таләпләрдән башка сезнең өскә һичнинди йөк салырга кирәк түгел.


Анда бераз вакыт торганнан соң, Паул тагын юлга чыкты. Барлык шәкертләрне иманда ныгытып, Гәләтия һәм Фрүгия аша үтте.


«Кләүди Лусидән мөхтәрәм идарәче Филикескә сәлам!


Без моны һәрвакыт һәм һәр җирдә күп рәхмәтләр белән таныйбыз, – диде ул. –


– Мин акылдан шашмадым, мөхтәрәм Фисте, – диде Паул. – Мин аек акыл белән хакыйкать сүзләре сөйлим.


Апуллус имандашыбызга килгәндә исә, мин аның башка имандашлар белән яныгызга килүен бик нык үтендем. Әмма хәзергә ул сезнең янга барырга теләми, ләкин уңай вакыт табуга барыр.


Ләкин кияүгә чыкмаса, хатын бәхетлерәк була, мин шулай уйлыйм. Изге Рух миндә дә бар дип саныйм.


Иман сүзләре һәм үзең ияргән яхшы тәгълимат белән рухи яктан баеп, бу нәсыйхәтләрне имандашларга өйрәтсәң, Мәсих Гайсәнең яхшы хезмәтчесе булырсың.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ