Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 1:1 - Изге Язма

1-2 Арабызда булып үткән вакыйгалар турында күпләр язарга алынды. Алар әлеге вакыйгаларны баштан ук үз күзләре белән күргән кешеләрнең, Аллаһы Сүзен вәгазьләүчеләрнең шаһитлыкларына таянып хикәяләде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Лүк бәян иткән яхшы хәбәр 1:1
13 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ә шәкертләре, китеп, бөтен җир йөзе буйлап Яхшы хәбәрне таратып йөрделәр, һәм Хаким Гайсә, аларга ярдәм итеп, аларның сөйләгәннәрен илаһи билгеләр белән раслап торды.


Болар исә сез Гайсәнең Мәсих, Аллаһы Углы булуына иман итсен өчен һәм, иман итеп, Аның исеме аркылы сезгә тормыш булсын өчен язылды.


Берәүләр кайсыдыр көнне башка бер көннән мөһимрәк дип исәпли, ә башка берәү һәр көнне бертөрле дип саный. Һәркем үз фикерендә нык торсын.


Аллаһының биргән вәгъдәсен үти алачагына инанып,


Мин моны, мәхәббәттә берләшеп, күңелләре күтәрелсен һәм тирән аңлауга һәм тулысынча ышануга ия булсыннар өчен эшлим. Шул рәвешчә алар Аллаһының серен – Мәсихне танып белерләр.


Сездән килгән Эпафрас, Мәсих Гайсә колы, сәлам тапшыра. Аллаһының бар ихтыяры белән җитлеккән булуыгыз һәм иманда торуыгыз өчен, ул һәрвакыт сезнең хакка бик тырышып дога кыла.


чөнки без сөйләгән Яхшы хәбәр сүзләрдә генә түгел, ә кодрәт, Изге Рух һәм шул хәбәргә тирән ышану белән сезгә барып иреште. Бергә булганда, сезнең хакка ничек яшәгәнебезне беләсез бит.


Иманыбызның сере бөек булуы бәхәссез: Ул кеше тәнендә пәйда булды, Изге Рух тарафыннан хак дип күрсәтелде, Аны фәрештәләр күрде, Ул халыклар арасында вәгазьләнде, дөньяда иман белән кабул ителде, дан белән күккә ашырылды.


Хаким исә минем янда булды һәм, Аллаһының хәбәре минем аркылы тулысынча игълан ителсен һәм бар халыкларга ишетелсен өчен көч бирде һәм мин арыслан авызыннан коткарылдым.


шуңа күрә, әйдәгез, ихлас күңел вә иман ышанычлылыгы белән, күңелләребезне гөнаһлы вөҗданнан пакьләндереп, тәннәребезне саф су белән юып, Аллаһыга якынайыйк.


Без һәрберегезнең ахырга кадәр, өметегез тулысынча тормышка ашканчы, шундый ук тырышлык куюын телибез.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ