8 Шуннан соң Һарунга руханилык күкрәкчәсен кигертеп, күкрәкчә эченә урим һәм туммим салды;
Өлкә башлыгы аларга: «Урим һәм туммим белән эш итүче рухани килеп хәл итмичә, сез руханиларга тәгаенләнгән корбанлык малның итен ашый алмыйсыз», – диде.
Һарун белән аның угыллары рухани булып Миңа хезмәт итсеннәр өчен, менә шундый изгеләндерү йоласы үтә: кимчелексез бер үгез бозау һәм ике сарык тәкәсе ал да
Йөрәгеңә мөһер итеп басып куй син мине, кулыңа тамга итеп каеп куй. Сөю – әҗәлдәй көчледер, көнчелек – үлеләр дөньясы кебек рәхимсездер; дөрләп янган ут ул, уклары ялкын кебектер.
Хаклыкны Ул иңенә көбә күлмәк итеп япты, коткаруны очлым итеп киде, үчне – өс киеме, ярсуны Үзенә япанча итте.
Ешуа бөтен эшне рухани Элгазар белән киңәшеп эшләсен, Элгазар исә урим ярдәмендә Ешуа өчен Минем ихтыярымны беләчәк. Ешуа үзе һәм аның белән бергә барча Исраил халкы Элгазарның сүзе белән юлга да кузгалачак, кире дә әйләнеп кайтачак.
Билегезне хакыйкать билбавы белән буып һәм тәкъвалык көбәсе киеп нык торыгыз,
Леви ыругы турында болай диде: «Туммим һәм урим – изге жирәбә – Синең тугры хезмәтчең Левинеке. Левине Син Массаһта сынадың, аның белән Мериба сулары янында көрәштең.
Ә без, яктылык балалары булганга күрә, иманны һәм мәхәббәтне көбә кием итеп, котылуга булган өметне тимер башлык итеп киеп аек булыйк.
Раббыдан ялынып-ялварып сораса да, Раббы аңа ни төшендә, ни урим аша, ни пәйгамбәрләр аркылы җавап бирмәде.