36 Һарун һәм аның угылларына май сөртелгән көнне Исраил халкына Раббы: «Бу өлеш буыннан-буынга аларга бирелергә тиеш», – дип әмер итте.
Очрашу чатырының Боерыклар сандыгы куелган бүлмәсен аерып торучы пәрдәнең тышкы ягындагы яктырткычлар Раббы каршында кичтән алып иртәнгә кадәр янсын өчен, Һарун һәм аның угыллары аларны күзәтеп торырга тиеш. Бу – Исраил халкы һәм аның киләчәк буыннары өчен мәңгелек кагыйдә.
Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә: эч маен да, канны да ризык буларак кулланмагыз».
Һарунның башына да изгеләндерү мае коеп, Һарунны Раббы хезмәтенә багышлады.
Аннары Муса, изгеләндерү маен һәм мәзбәхтәге канны алып, Һарунга һәм аның угылларына, шулай ук аларның киемнәренә чәчрәтте; Һарунны һәм аның киемнәрен, аның белән бергә угылларын һәм угылларының киемнәрен ул шул рәвешле изгеләндерде.