Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Левиләр 7:34 - Изге Язма

34 Татулык корбанының күтәреп селкегән түш итен һәм тәкъдим ителгән арткы уң ботын Мин, Исраил халкыннан алып, рухани Һарунга һәм аның угылларына бирәм. Бу – Исраил халкыннан аларга һәрчак бирелә торган өлеш».

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Левиләр 7:34
12 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шуннан соң Һарунны руханилыкка багышлаганда корбан ителгән сарык тәкәсенең түш итен ал да, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селке. Бу өлеш синеке булыр.


һәм билләрен пута белән бу, аларга баш киеме кидер. Һарун һәм аның угылларын син руханилыкка шул рәвешле багышларсың. Мәңге үзгәрми торган кагыйдә буенча, алар рухани булырлар.


Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә: эч маен да, канны да ризык буларак кулланмагыз».


Корбан малының арткы уң боты – корбанлыкның канын һәм маен Раббыга китерүче Һарун углының өлешедер.


Исраилиләрнең Раббыга тәкъдим иткән барлык изге бүләкләре – руханиларныкы.


Рухани шуларны Раббы алдында күтәреп селкесен. Әлеге бүләкләр, изге саналып, күтәреп селкегән түш ите һәм тәкъдим ителгән бот ите – руханиның өлеше. Шуннан соң нәзиргә шәраб эчәргә рөхсәт ителә.


һәм, Исраил угыллары Раббы каршында күтәреп селкегән бүләкләрен Раббыга багышлаган кебек, Һарун левиләрне Раббыга багышласын. Шуннан соң левиләр Раббыга хезмәт күрсәтү өчен әзер булырлар.


Кешеләр корбан итеп үгез яки сарык китергән саен, калак сөяге, казналык, ашказаны – руханиның өлеше.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ