25 Әгәр кем дә булса Раббыга яндыру корбаны итеп китерелгән малның маен ашый икән, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
Сөннәткә утыртылмаган һәр ир заты үз халкыннан киселеп калыр, чөнки ул Минем килешүемне бозган буладыр.
Аннары, барысын да аларның кулларыннан алып, тулаем яндыру корбаны өстендә мәзбәхтә яндыр. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә: эч маен да, канны да ризык буларак кулланмагыз».
Әгәр дә нәҗесләнгән берәр кеше Раббының татулык корбаны итен ашый икән, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.
Әгәр берәү кеше нәҗеслегенә, чиста булмаган хайванга яисә ниндидер нәҗеслеккә кагылса һәм Раббының татулык корбаны итен ашаса, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш».
Үлгән яки ерткыч җанвар ботарлаган терлекнең маен төрле кирәк-яракка файдаланырга мөмкин, әмма аны ашарга ярамый.
Кайда гына яшәсәгез дә, кош канын да, хайван канын да ашамагыз.
Кан ашаган кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш».