8 Ул кеше күгәрченнәрне руханига китерсен; рухани ул кошларның гөнаһ йолу өчен дигәненең башын борсын, ләкин муеннан өзмәсен,
Рухани, аны мәзбәхкә алып килеп, башын өзеп, утта яндырсын, ә канын мәзбәхнең һәр ягына сыласын.
Канатларыннан тотып, кошны икегә аерсын, ләкин өзеп чыгармасын, аннары мәзбәхтәге утын өстенә куеп яндырсын. Бу – Раббы алдында хуш ис таратучы тулаем яндыру корбаны булыр.
Гайсә гөнаһларыбыз өчен үлемгә тапшырылды һәм аклануыбыз өчен терелтелде.
Мәсих тә бит, безне Аллаһы янына алып бару өчен, гаделсезләр урынына гадел Кеше буларак, гөнаһларыбыз өчен бер тапкыр һәм мәңгегә үлде. Аның тәне үлемгә тапшырылды, әмма Аллаһы Аны Үзенең Рухы белән терелтте.