3 Әгәр кем дә булса икенче берәүнең ниндидер нәҗеслегенә кагылса һәм шул хакта соңыннан гына белсә, гаепле саналыр.
Изге йортта хезмәт итәр өчен йортның эчке ишегалдына кергәндә, ул үзе өчен гөнаһ йолу корбаны китерергә тиеш, – дип белдерә Хуҗа-Раббы.
Рухани аның тәнендәге җәрәхәтне тикшерсен. Әгәр җәрәхәт өстендәге төк агарган һәм җәрәхәт тирәнгә киткән икән, бу – йогышлы тире авыруы билгесе. Рухани, карап, хаста булган кешене нәҗес дип игълан итсен.
Әгәр кем дә булса нәҗес булган берәр нәрсәгә, нәҗес ерткыч җәнлекнең яисә терлекнең үләксәсенә, яки сөйрәлүче нәҗес хайван үләксәсенә кагылса, үзе шул турыда белмәсә дә, гаепле саналып, нәҗес булыр.
Әгәр берәү, уйламыйча, яхшылык яки яманлык кылырга ант итсә һәм моның уйламыйча әйтелгәнен соңыннан гына аңласа, гаепле саналыр.
Әгәр берәү кеше нәҗеслегенә, чиста булмаган хайванга яисә ниндидер нәҗеслеккә кагылса һәм Раббының татулык корбаны итен ашаса, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш».
Нәҗес кеше кагылган һәрнәрсә нәҗес булачак; шундый нәрсәгә кагылган кеше дә кичкә кадәр нәҗес булачак.