2 Әгәр кем дә булса нәҗес булган берәр нәрсәгә, нәҗес ерткыч җәнлекнең яисә терлекнең үләксәсенә, яки сөйрәлүче нәҗес хайван үләксәсенә кагылса, үзе шул турыда белмәсә дә, гаепле саналып, нәҗес булыр.
Китегез, китегез, чыгыгыз аннан! Нәҗес нәрсәгә кагылмагыз! Ул урыннан чыгыгыз, пакьләнегез, Раббы савытларын алып баручылар!
Болар сезнең өчен хәрәм: аларның итен ашамагыз; үләксәләрен дә хәрәм санагыз.
Бу хайваннарның итен ашамагыз һәм үләксәсенә кагылмагыз, сезнең өчен алар хәрәм.
Әгәр дә бөтен Исраил халкы ялгышлык белән гөнаһ эшләсә, Раббы боерыкларының берәрсенә хилафлык кылса, халык, үзенең гөнаһ кылганлыгын белмәсә дә, гаепле була.
Кем дә булса гөнаһ эшләсә: үзе дә белешмичә, Раббы боерыгына хилафлык кылса, ул, гаепле саналып, җәзага тартылырга тиеш.
Әгәр кем дә булса икенче берәүнең ниндидер нәҗеслегенә кагылса һәм шул хакта соңыннан гына белсә, гаепле саналыр.
Әгәр берәү, уйламыйча, яхшылык яки яманлык кылырга ант итсә һәм моның уйламыйча әйтелгәнен соңыннан гына аңласа, гаепле саналыр.
Әгәр берәү кеше нәҗеслегенә, чиста булмаган хайванга яисә ниндидер нәҗеслеккә кагылса һәм Раббының татулык корбаны итен ашаса, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш».
Шуннан соң Хәггәй: – Әгәр дә мәеткә орынып нәҗесләнгән кеше бу ризыкларның берәрсенә тиеп китсә, ризык хәрәм саналырмы? – дип сорады. Руханилар: – Әйе, саналыр, – дип җавап бирде.
Нәҗес кеше кагылган һәрнәрсә нәҗес булачак; шундый нәрсәгә кагылган кеше дә кичкә кадәр нәҗес булачак.
Кайгы сезгә, чөнки сез билге куелмаган кабер кебек: кешеләр, анда кабер барлыгын да белмичә, өстеннән таптап йөри бирәләр.
«Шуңа күрә араларыннан чыгыгыз һәм алардан аерылыгыз, – ди Раббы, – нәҗес нәрсәгә кагылмагыз, һәм Мин сезне Үземә кабул итәчәкмен».
Дуңгыз аеры тояклы булса да күшәми, сезнең өчен ул – хәрәм. Бу хайваннарның итен ашамагыз һәм үләксәсенә кагылмагыз.