Левиләр 5:18 - Изге Язма18 Гөнаһ кылган кеше руханига, гаеп йолу корбаны итеп, вак терлектән кимчелексез һәм билгеле бәядәге сарык тәкәсе китерергә тиеш. Шул рәвешле, рухани, әлеге кеше үзенең белмичә кылган гаебеннән арынсын өчен, корбан китерер, һәм аның гаебе кичерелер. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
әгәр бу ялгышлык Исраил халкының игътибарсызлыгы аркасында эшләнә икән, ул чагында бөтен җәмәгатьчелек, тулаем яндыру корбаны итеп, бер үгез бозау һәм аның белән бергә тиешле булган икмәк һәм шәраб бүләген тәкъдим итсен – корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. Шуңа өстәп, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерелергә тиеш.