Левиләр 4:23 - Изге Язма23 Кылган гөнаһы билгеле булганнан соң, әлеге җитәкче, корбан итеп, кимчелексез бер кәҗә тәкәсе китерергә тиеш. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шуннан исраилиләргә игълан ит: «Раббы алдында корбан китерү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе, тулаем яндыру корбаны итеп, берәр яшьлек кимчелексез бер бозау белән бер бәрән, татулык корбаны итеп, бер үгез белән бер сарык тәкәсе һәм зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге алыгыз, чөнки бүген сезнең алда Раббы пәйда булачак».
әгәр бу ялгышлык Исраил халкының игътибарсызлыгы аркасында эшләнә икән, ул чагында бөтен җәмәгатьчелек, тулаем яндыру корбаны итеп, бер үгез бозау һәм аның белән бергә тиешле булган икмәк һәм шәраб бүләген тәкъдим итсен – корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер. Шуңа өстәп, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе дә китерелергә тиеш.