17 Бармагын канга манып, Раббы каршында, пәрдә алдында, канны җиде тапкыр чәчрәтсен.
Аннары йогышлы тире авыруыннан соң пакьләнүче кешегә шуны җиде мәртәбә чәчрәтсен һәм аны пакь дип игълан итсен, ә тере кошны яланга очыртып җибәрсен.
Һарун, үгез бозауның канына бармагын манып, гөнаһ йолу урынының алгы ягына, аннары гөнаһ йолу урынының алдында җиде мәртәбә чәчрәтсен.
Баш рухани үгез бозау канының бер өлешен Очрашу чатырына алып керсен.
Баш рухани корбанның канын Очрашу чатыры эченә алып керсен.
Май алып, җиде мәртәбә мәзбәхкә чәчрәтте, мәзбәхкә һәм аның бөтен әсбапларына, юынгычка һәм аның аскуймасына май сөртте; ул аларны шул рәвешле изгеләндерде.
Рухани Элгазар бозауның канына бармагын манып алсын да Очрашу чатырының алгы ягына җиде мәртәбә чәчрәтсен.