14 Кылган гөнаһы билгеле булганнан соң, халык, гөнаһ йолу корбаны итеп, Очрашу чатыры алдына бер үгез бозау китерергә тиеш.
Бу көнне хаким үзе һәм илнең бөтен халкы өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, үгез бозау китерсен.
Кылган гөнаһы билгеле булганнан соң, әлеге җитәкче, корбан итеп, кимчелексез бер кәҗә тәкәсе китерергә тиеш.
Кылган гөнаһы билгеле булганнан соң, ул кеше, корбан итеп, кимчелексез бер кәҗә китерергә тиеш.
Әгәр май сөртелгән зат, баш рухани, гөнаһ кылып, гаебе халык өстенә төшсә, әлеге рухани, гөнаһ йолу корбаны итеп, Раббыга кимчелексез үгез бозау китерергә тиеш.