Левиләр 3:1 - Изге Язма1 Кем дә булса Раббы алдына татулык корбаны китерә икән, ул кимчелексез үгез яки сыер булырга тиеш. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Тулаем яндыру корбаны итеп, яки нәзерне үтәү өчен, яисә татулык корбаны итеп, яшь үгез китергәндә, ярты һин зәйтүн мае алып, бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан өч өлешенә кушыгыз да икмәк бүләге, шулай ук ярты һин шәраб бүләге китерегез. Утта яндырылган бу корбанның тәмле исе Раббының күңеленә хуш килер.
Тулаем яндыру корбаны итеп, ул кимчелексез бер яшьлек тәкә бәрән, гөнаһ йолу корбаны итеп, кимчелексез бер яшьлек саулык бәрән, татулык корбаны итеп, кимчелексез бер сарык тәкәсе, зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оныннан пешергән бер кәрзин төче күмәч һәм майлы төче көлчәләр белән бергә икмәк вә шәраб бүләкләрен Раббыга китерсен.