3 Алты ел кырларыгызга ашлык чәчегез, алты ел бакчаларыгызда йөзем куакларыгызны кыскартыгыз һәм уңыш җыегыз,
Үз җирегезгә алты ел буе ашлык чәчегез һәм уңыш җыегыз.
Ә җиденче елны җирне эшкәртмәгез, аңа ял бирегез. Халкыгыз арасындагы ярлылар андагы ашлыкны җыеп алсын, ә алардан калганы белән ерткыч җәнлек туенсын. Йөзем бакчалары һәм зәйтүн агачлары белән дә нәкъ шулай эш итегез.
– Исраилиләр белән сөйләш, аларга менә нәрсә дип әйт: «Мин сезгә бирәсе җиргә килгәч, һәр җиденче елны Раббы хөрмәтенә җиргә ял итәргә бирегез.