Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Левиләр 22:4 - Изге Язма

4-6 Һарунның нәсел варисларыннан берәрсендә йогышлы тире авыруы булса яисә бүлендеге килсә, нәҗеслектән арынмыйча, изге ризыкны ашамасын. Әгәр аларның берәрсе мәеткә яисә мәние аккан кеше нәҗесләгән әйбергә кагылса, нәҗес берәр сөйрәлүче хайванга яки нәҗес кешегә (әлеге кешенең нәҗесләнү сәбәбе нинди булса да) кагылса, ул кеше кичкә кадәр нәҗес саналыр; тәнен юганчы, ул кеше изге ризыкны ашарга тиеш түгел.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Левиләр 22:4
18 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Ашарга яраклы берәр хайван үлсә, аның үләксәсенә кагылган кеше кичкә кадәр нәҗес саналыр.


Мәни тигән һәр тукыма яки күн кием юылырга тиеш – кичкә кадәр әлеге әйбер нәҗес булыр.


Ә икмәк бүләгенең калган өлеше Һарун һәм аның угылларына булыр. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләгенең иң изге өлеше.


Ә инде икмәк бүләгенең артып калганы Һарун һәм аның угылларына булсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләгенең иң изге өлеше.


Раббы Мусага болай диде: – Һарун угылларына – руханиларга игълан ит: «Туган-тумачасының мәетенә якынлашып, рухани үзен нәҗесләргә тиеш түгел.


Андый кеше Аллаһының ризыгын – Аңа китерелгән изге вә иң изгеләрдән саналган бүләкләрне ашый ала,


Шуннан соң Хәггәй: – Әгәр дә мәеткә орынып нәҗесләнгән кеше бу ризыкларның берәрсенә тиеп китсә, ризык хәрәм саналырмы? – дип сорады. Руханилар: – Әйе, саналыр, – дип җавап бирде.


Исраилиләрнең Раббыга тәкъдим ителгән барлык изге бүләкләрен мәңгелек өлеш итеп сиңа, угылларыңа һәм кызларыңа бирәм. Менә бу – синең һәм синең нәселең белән Раббы төзегән тоз килешүе.


Исраил халкы Миңа китерә торган корбаннарның – икмәк бүләгенең, гөнаһ йолу һәм гаеп йолу корбанының яндырылмый торган иң изге өлеше синеке һәм угылларыңныкы булачак.


Әгәр берәү, нәҗес була торып та, үзен пакьләмәсә, андый кеше үз халкы арасыннан юк ителергә тиеш, чөнки шул рәвешле ул Раббының Изге чатырын нәҗесли; аның өстенә пакьләү суы чәчрәтелмәгән, шунлыктан ул – нәҗес.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ