3 Аларга әйт: «Әгәр сезнең нәсел варисларыннан киләчәктә берәү, нәҗес була торып, исраилиләрнең Раббыга багышланган изге ризыкларына якыная икән, ул кеше Минем күз алдымнан юк ителәчәк. Мин – Раббы.
Мин аларга әйттем: – Сез, шушы савытлар кебек, Раббыга багышлангансыз. Алтын белән көмеш – ата-бабаларыгызның Раббы Алласына ихтыяри иганәдер.
Артымнан эзәрлекләп, алар хәзер мине камыйлар, миннән күз алмыйча җиргә бәреп егар җай эзлиләр.
Кылган эшләрең өчен, мин Сиңа рәхмәтләр яудырырмын. Тугрыларың алдында өметемне Синең исемгә баглармын, чөнки Син – игелек чыганагыдыр.
Әгәр кем дә булса, шушыңа охшатып, май әзерләсә яки аны рухани булмаган кешегә сөртсә, андый зат үз халкыннан читләштерелергә тиеш».
– Һарунга һәм аның угылларына игълан ит: «Сез исраилиләрнең Миңа багышланган изге ризыклары белән сак эш итәргә һәм шул изге ризыклар аркылы Минем изге исемемне хур итмәскә тиеш. Мин – Раббы».
Үлгән кешенең мәетенә кагылган һәм үзен пакьләмәгән һәркем Раббының Изге чатырын нәҗесли, андый кеше Исраил халкы арасыннан юк булырга тиеш, чөнки аның өстенә пакьләү суы сибелмәгән, шунлыктан ул – шакшы, ул әле һаман нәҗес булып калачак.
Аннан соң Ул сул ягында торучыларга әйтер: «Китегез янымнан, ләгънәт төшкәннәр! Иблискә һәм фәрештәләренә билгеләп куелган мәңгелек утка барыгыз!
Җәзалары – мәңгелек һәлакәт, алар Хаким хозурыннан һәм Аның шөһрәтле кодрәтеннән аерып алынырлар.