7 Рухани үзенә хатын итеп азгын фахишәне, шулай ук иреннән аерылган хатынны алмаска тиеш, чөнки рухани – үз Алласының изгесе.
Бер өч айлап вакыт узганнан соң, Яһүдәгә хәбәр китерделәр: – Киленең Тамар фахишәлеккә бирелгән, зинадан бала табарга җыена! – диделәр. Яһүдә: – Аны, мәйданга чыгарып, утта яндырсыннар! – дип әмер бирде.
Раббы болай ди: «Мин куып чыгарган әнкәгезнең талак хаты бармы әллә?! Яисә Мин сезне берәрсенә әҗәтемне кайтарыр өчен сатып җибәрдемме?! Менә, гөнаһларыгыз өчен сатылдыгыз сез, сезнең җинаятьләр аркасында куылды әнкәгез.
Аларга тол хатынга, иреннән аерылган хатынга өйләнергә ярамый, аларга Исраил халкыннан гыйффәтле кыз яки руханидан тол калган хатынны гына алырга мөмкин.
Аллаһыга ризык тәкъдим иткән руханины изге дип белегез; аларны изге дип хөрмәтләгез, чөнки Мин, сезне изге итүче Аллаһы, изгемен.
Шулай ук хатын-кызлар да яла якмый торган, тотнаклы, һәрнәрсәдә тугрылыклы, ихтирамга лаек булырга тиеш.