5 Әгәр бүләгең табада пешкән булса, ул, сыйфатлы бодай оныннан пешерелеп, зәйтүн мае кушылган төче икмәк булсын.
Аны сындыргала да өстенә май сал. Бу – икмәк бүләге.
Зәйтүн мае салынган әлеге икмәк табада пешерелергә һәм, сындырылып, Раббы алдына куелырга тиеш; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер.
әгәр кем дә булса татулык корбанын рәхмәт әйтү йөзеннән китерә икән, шуңа өстәп зәйтүн мае кушылган төче икмәкләр, зәйтүн мае белән майланган юка төче көлчәләр һәм, зәйтүн мае кушып, сыйфатлы бодай оныннан пешергән икмәкләр китерсен;
Мичтә, чүлмәктә яки табада пешкән һәртөрле икмәк бүләге – корбан китерүче руханиныкы.
Аның бүләкләре шуннан гыйбарәт иде: йөз утыз шәкыл авырлыгындагы бер көмеш тәлинкә, җитмеш шәкыл авырлыгындагы бер көмеш касә – бу савытларның икесенә дә икмәк бүләге өчен зәйтүн мае кушылган сыйфатлы бодай оны салынган иде;