Левиләр 2:16 - Изге Язма16 Рухани бөртек белән майның күпмесендер алсын һәм, бүләкнең бер өлеше буларак, барча хуш исле сумала-майлар белән бергә яндырсын. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләге. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Хуҗа-Раббы, мине сайлап алып, миңа Үзенең Рухын иңдерде; Ул мине мазлумнарга шатлыклы хәбәр җиткерер, хәсрәтле йөрәкләрне дәвалар, әсирләргә вә тоткыннарга: «Сез – азат!» – дип белдерер, Раббының шәфкать күрсәтү елын һәм Аллабызның үч алу көнен игълан итәр, барлык хәсрәтле кешеләрне юатыр, Сионда хәсрәт чигүчеләргә көл урынына – баш киеме, аһ-зар урынына – шатлык мае, төшенке рух урынына данлы кием бирер өчен җибәрде. Раббы Үзенең дан-шөһрәте хакына утырткан «тәкъвалык имәннәре» дип йөртерләр ул кешеләрне.