Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Левиләр 2:13 - Изге Язма

13 Үзеңнең барлык икмәк бүләкләреңә тоз сал, чөнки тоз – Аллаһы белән синең арада төзелгән килешүнең билгесе. Шуңа күрә тозсыз икмәк бүләген тәкъдим итмә, һәр бүләгең белән бергә тоз да китер.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Левиләр 2:13
8 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Сезгә мәгълүм булса кирәк: Исраилнең Раббы Алласы, Тоз килешүе төзеп, Давытның үзен, аның угылларын мәңге патшалык итәргә ихтыяр кылды.


Йөз талантка кадәр көмеш, йөз корга кадәр бодай, йөз батка кадәр шәраб, йөз батка кадәр зәйтүн мае һәм чикләнмәгән күләмдә тоз бирелсен.


Шуларны бергә кушып болгат та, хушбуй әзерләгәндәге кебек, хуш исле сумала-майлар яса һәм тоз өстә. Бу хуш исле сумала-майлар – саф һәм изге.


аларны Раббы күз алдына китереп куй; руханилар, аларга тоз сибеп, Раббыга тулаем яндыру корбаны итеп тәкъдим итсеннәр.


Исраилиләрнең Раббыга тәкъдим ителгән барлык изге бүләкләрен мәңгелек өлеш итеп сиңа, угылларыңа һәм кызларыңа бирәм. Менә бу – синең һәм синең нәселең белән Раббы төзегән тоз килешүе.


Сез – җир тозы. Әгәр тоз үз тәмен җуйса, аның тәмен ничек кайтарырсың? Ул, чыгарып ташланып, кешеләрнең таптавыннан башка һичнәрсәгә ярамас.


Сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын, һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ