Левиләр 2:1 - Изге Язма1 Кем дә булса Раббыга икмәк бүләге китерергә тели икән, аның бүләге сыйфатлы бодай оны булсын. Онга зәйтүн мае салынсын, шуның өстенә хуш исле сумала-майлар куелсын. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шуннан соң алар, исраилиләр чиста савытта Раббы каршына икмәк бүләге алып килгән кебек, шул халыклар арасында булган бөтен кардәш-туганнарыгызны Раббыга бүләк итеп китерерләр – аларны атларга вә арбаларга, ябулы арбаларга, качырларга вә дөяләргә утыртып Минем изге тавыма, Иерусалимгә алып килерләр, – ди Раббы. –
Әгәр инде кылган гөнаһы өчен ул кеше ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерерлек хәлдә булмаса, алар урынына гөнаһ йолу корбаны итеп бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан бер өлешен китерсен, әмма аңа зәйтүн мае кушылырга һәм өстенә хуш исле сумала-майлар куелырга тиеш түгел, чөнки бу – гөнаһ йолу корбаны.