9 Үзеңнең кыз кардәшең, ягъни атаңның кызы белән дә, анаңның кызы белән дә якынлык кылма. Син яшәгән өйдә туу-тумавына карамастан, кыз кардәшең белән якынлык кылма.
Берсе, әшәкеләнеп, үз күршесенең хатыны белән йоклады; икенчесе, оятын җуеп, килене белән зина кылды; өченчесе үзенең кыз туганын, атасының кызын мәсхәрәләде.
Кыз оныгың белән якынлык кылма – үзеңне хурлыкка төшермә.
Атаңның кызы – аның хатынының кызы белән якынлык кылма, чөнки ул – синең кыз кардәшең.
Әгәр ир кеше кыз туганын – атасының яки анасының кызын – хатынлыкка алса һәм аның белән якынлык кылса, бу – хурлык; алар үз халкының күз алдыннан читләштерелергә тиеш. Үзенең кыз туганын хур иткән андый кеше җәзага тартылсын.
«Бертуган кыз кардәше, анасыннан яки атасыннан туган кыз кардәше белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш!» Бөтен халык: «Амин!» – дисен.