7 Анаң белән якынлык кылып, үз атаңны хурлыкка төшермә. Ул – синең анаң, аның белән якынлык кылма.
Әйдә, әтигә шәраб эчертеп исертик тә янына кереп йоклап чыгыйк, шул рәвешчә, әтидән ыруг-нәселебезне дәвам иттерик.
үз аталарының хатыннары белән йоклаучылар, күрем күргән хатыннарын хәтта чистарыну көннәрендә дә хур итүчеләр булды.
Сезнең арадан берәү дә үзенең кыз кардәше белән якынлык кылырга тиеш түгел. Мин – Раббы.
Кем дә булса атасының хатыны белән якынлык кылса, ул үзенең атасын хур итә; ул ир дә, хатын да үлемгә тапшырылырга тиеш; үз үлемендә алар үзләре гаепле булалар.
Әгәр нинди дә булса ир үз хатыны өстенә аның анасын да хатын итеп ала икән, бу – бозыклык; сезнең арагызда бозыклыклар булмасын өчен, ул ир дә, әлеге хатыннар да яндырып үтерелсен.
«Атасының хатыны белән якынлык кылган кешегә – ләгънәт-каргыш, чөнки ул үзенең атасын хурлыйдыр». Бөтен халык: «Амин!» – дисен.