Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Левиләр 18:30 - Изге Язма

30 Шуңа күрә Минем күрсәтмәләремне үтәгез, бу җирдә сездән элек яшәгәннәрнең кабахәтлекләрен кабатламагыз һәм шулар белән үзегезне нәҗесләмәгез. Мин – сезнең Раббы Аллагыз».

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Левиләр 18:30
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Арагыздан Мин куып җибәрәчәк халыкларның гадәтләрен кабатламагыз. Шушы кабахәтлекләрне эшләгәнгә күрә, Минем өчен алар җирәнгечтер.


Руханилар Минем күрсәтмәләрне үтәргә тиеш; югыйсә алар, күрсәтмәләрне санга сукмауда гаепләнеп, һәлак булырлар. Мин – Раббы, руханиларны изге итүче.


Шулай итеп, Раббы Аллагызны яратыгыз һәм Аның кушканнарын, кагыйдәләрен, кануннарын, әмерләрен һәрвакыт үтәгез.


Әгәр кем дә булса берәү мондый кабахәтлекләрне эшли икән, ул кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш.


Шунда сак булыгыз, тозакка эләгә күрмәгез, алар юк ителгәч: «Бу халыклар үз илаһларына ничек табынган булсалар, без дә шулай эшләрбез», – дип, аларның илаһлары белән кызыксынмагыз.


Сез Раббы Аллагызга алар үз илаһларына гыйбадәт кылган кебек гыйбадәт кылмагыз. Ул халыклар үз илаһлары өчен башкарган эшләрнең һәммәсе Раббыга җирәнгеч, һәм Ул аларның бу эшләренә нәфрәт белән карый; ул халыклар, үз илаһларына багышлап, хәтта угыл-кызларын яндыралар.


Шуннан мин кәнизәгемне кискәләдем дә Исраилнең бөтен төбәкләренә таратып чыктым. Чөнки Исраил җирендә оят, кабахәт эш кылынды.


Алар җирендә хәтта фәхеш ирләр дә булды, чөнки исраилиләр Раббы кудырган чит халыкларның бөтен әшәке эшләрен кабатлады.


Ул, исраилиләр күз алдыннан Раббы сөргән амориләр сыман потларга табына башлап, бик әшәке эш кылды.)


Шушы вакыйгалардан соң минем янга башлыклар килеп, болай дип әйттеләр: – Исраил халкы, руханилар, левиләр чит халыклардан аерылмадылар – кәнгани, хитти, фәризи, явүси, аммони, мәаби, мисырлы вә амориләрнең җирәнгеч эшләрен кабатладылар;


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ