18 Хатының исән икән, аңа көндәш итеп бертуган сеңлесен хатын итеп алма һәм аның белән якынлык кылма.
Ягъкуб күнде: Лия янында бер атна уздырды. Шуннан соң Лабан аңа Рахиләне дә хатынлыкка бирде.
Ләкин Лия җавабында әйтте: – Иремне үзләштерүең җитмәгән, инде углымның адәмут тамырларын да алмакчы буласыңмы? – диде. Рахилә әйтте: – Углыңның адәмуты өчен бер төнгә сиңа Ягъкубны бирәм, бүген синең белән ятсын, – диде.
Ләмех ике хатын алды. Бер хатынының исеме – Ада, икенчесенеке Силла иде.
Пәрдәләрне бер-берсенә тоташтырып, биш пәрдәне аерым һәм калган бишесен тагын аерым тек.
Хатын алсаң, аның кызы яки кыз оныгы белән якынлык кылма: алар хатыныңның кан кардәшләре; бу – бозыклык.
Хатыныңның күрем килү вакытында, аңа якынаеп, аның белән якынлык кылма.
Аң булыгыз: яшьлектә өйләнгән хатыныгызга хыянәт итмәгез! Раббы сезне бер тән вә бер җан итеп кылмадымы?! Туачак балаларыгызның Раббы халкыннан булуын тели Ул.