Левиләр 17:8 - Изге Язма8-9 Аларга тагын шуны игълан ит: «Исраилиләрнең яисә алар арасында яшәүче килмешәкләрнең берәрсе тулаем яндыру корбаны яки башка бүләк китерсә, әмма моны, Раббыга корбан китергәндәй, Очрашу чатыры алдында эшләмәсә, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Аңа җавап итеп Шемуил: – Ничек итеп барыйм мин анда? Бу хакта ишетсә, Шаул үтерә бит мине, – диде. Раббы Үзенең сүзен дәвам итте: – Көтүдән бер тана бозауны ал да: «Раббыга корбанлык мал китердем», – дип әйт һәм Ишайны шунда корбан итенә дәш. Шуннан соң нәрсә эшләргә икәнен Мин сиңа әйтермен. Мин күрсәткән кешене патшалыкка багышлап, син аның башына маеңны сөртерсең.