Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Левиләр 16:34 - Изге Язма

34 Менә бу сезгә мәңгелек кагыйдә: исраилиләр барлык гөнаһларыннан арынсын өчен, шушы эшләр елына бер мәртәбә башкарылырга тиеш. Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, һәммәсе шулай эшләнде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Левиләр 16:34
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Очрашу чатырының Боерыклар сандыгы куелган бүлмәсен аерып торучы пәрдәнең тышкы ягындагы яктырткычлар Раббы каршында кичтән алып иртәнгә кадәр янсын өчен, Һарун һәм аның угыллары аларны күзәтеп торырга тиеш. Бу – Исраил халкы һәм аның киләчәк буыннары өчен мәңгелек кагыйдә.


Елына бер тапкыр Һарун гөнаһ йолу корбанының каны белән мәзбәх мөгезләрен пакьләсен. Бу йола һәр ел саен буыннан-буынга башкарылсын. Бу мәзбәх – Раббы өчен тулысынча изге.


Муса алар ясаган әйберләрне тикшерде һәм, бар нәрсәнең Раббы кушканча эшләнгәнен күреп, халыкка үзенең мөбарәк фатихасын күндерде.


Раббы, Мусага дәшеп, болай диде:


Ул көнне бернинди дә эш эшләмәгез; чөнки ул – Гөнаһ йолу көне, Раббы Аллагыз алдында сезне гөнаһлардан арындыру көне.


Ул көнне бернинди дә эш эшләмәгез. Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә.


Шуннан соң Муса моны исраилиләргә игълан итте. Теге яман теллеләнгән кешене, станнан читкә чыгарып, таш атып үтерделәр. Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, исраилиләр шулай эшләде.


Сезнең киләчәк буыннар кайда гына яшәсә дә, алар өчен бу – мәңгелек кагыйдә: эч маен да, канны да ризык буларак кулланмагыз».


Җиденче айның унынчы көнендә изге җыелыш үткәрегез; ул көнне ураза тотыгыз һәм бернинди эш башкармагыз.


чөнки Ул изге ителүчеләрне мәңгегә бердәнбер корбан белән камил кылды.


Әмма ләкин корбаннар ел саен гөнаһ турында искә төшереп тора,


Ул, олуг рухани һәр елны Иң изге бүлмәгә чит кан алып кергәндәй, Үзен кабат-кабат корбан итәр өчен кермәде.


Ә икенче өлешкә олуг рухани гына елга бер мәртәбә керә. Ул үзе белән кан алырга тиеш, ул үзе өчен дә, халык белмичә кылган гөнаһлар өчен дә Аллаһыга корбан итеп кан китерә.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ