Левиләр 16:1 - Изге Язма1-2 Һарунның ике углы Раббыга якынаеп вафат булганнан соң, Раббы Мусага болай дип әйтте: – Абыең Һарунга искәртеп куй: пәрдә артына, Иң изге бүлмәгә, Аллаһы сандыгы өстендәге гөнаһ йолу урынына ул вакытлы-вакытсыз кермәсен, юкса үләр. Мин бит гөнаһ йолу урыны өстендә болыт эчендә пәйда булырмын. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |