7 Әгәр кем дә булса бүлендеге килгән кешегә кагыла икән, үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Түбәндәге хайваннарның үләксәсенә кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр.
Аларның үләксәсенә кагылган һәркем үзенең киемнәрен юарга тиеш, һәм кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Ашарга яраклы берәр хайван үлсә, аның үләксәсенә кагылган кеше кичкә кадәр нәҗес саналыр.
Бүлендеге килгән кеше утырган урынга бүтән берәү утырса, үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Бүлендеге килгән кеше чиста кешегә төкерә икән, әлеге кеше үзенең киемнәрен юарга һәм үзе дә юынырга тиеш – кичкә кадәр ул нәҗес булыр.
Нәҗес кеше кагылган һәрнәрсә нәҗес булачак; шундый нәрсәгә кагылган кеше дә кичкә кадәр нәҗес булачак.