Левиләр 14:2 - Изге Язма2 – Йогышлы тире авыруыннан терелгәннән соң пакьләнү турындагы канун менә шундый: хаста кешене руханига китерсеннәр, အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Һарунның нәсел варисларыннан берәрсендә йогышлы тире авыруы булса яисә бүлендеге килсә, нәҗеслектән арынмыйча, изге ризыкны ашамасын. Әгәр аларның берәрсе мәеткә яисә мәние аккан кеше нәҗесләгән әйбергә кагылса, нәҗес берәр сөйрәлүче хайванга яки нәҗес кешегә (әлеге кешенең нәҗесләнү сәбәбе нинди булса да) кагылса, ул кеше кичкә кадәр нәҗес саналыр; тәнен юганчы, ул кеше изге ризыкны ашарга тиеш түгел.