Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Левиләр 12:8 - Изге Язма

8 Әгәр дә хатынның бәрән алып килерлек хәле булмаса, берсен – тулаем яндыру корбаны, ә икенчесен гөнаһ йолу корбаны итеп, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерсен. Рухани аны нәҗеслегеннән арындырыр, һәм хатын, шулай итеп, пакь булыр».

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Левиләр 12:8
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Әгәр инде тулаем яндыру корбаны кош икән, Раббыга урман күгәрчене яки бала күгәрчен китерелергә тиеш.


Рухани, шул корбаннарны Раббыга китереп, хатынны кан килү нәҗеслегеннән арындырыр, һәм ул хатын пакь булыр. Ир яки кыз бала тудырган хатын өчен канун әнә шундый.


Раббы Муса белән Һарунга болай диде:


Әгәр ул ярлы кешенең гадәти корбаннар китерерлек хәле булмаса, нәҗеслегеннән арынсын өчен, махсус бүләк буларак, гаеп йолу корбаны, ягъни бер тәкә бәрән, шулай ук, икмәк бүләге итеп, зәйтүн мае кушылган бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан бер өлешен, бер лог зәйтүн мае һәм, хәленнән килгәнчә, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерсен; кошларның берсе – гөнаһ йолу корбаны, икенчесе тулаем яндыру корбаны булыр.


Сигезенче көнне ул, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен алып, Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына килергә һәм аларны руханига бирергә тиеш.


Рухани кошларның берсен – гөнаһ йолу корбаны, икенчесен исә, тулаем яндыру корбаны итеп, Раббыга тәкъдим итсен. Рухани, шушылай итеп, бүлендеге килгән нәҗес кешене пакьләндерер.


Сигезенче көнне ул, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен алып, аларны Очрашу чатыры алдына руханига китерергә тиеш.


Аның бөтен маен, татулык корбанының маен яндырган кебек, мәзбәхтә яндырсын. Шул рәвешле, рухани моны җитәкче үз гөнаһыннан арынсын өчен башкарыр, һәм аның гөнаһы кичерелер.


Әгәр инде кылган гөнаһы өчен ул кеше ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерерлек хәлдә булмаса, алар урынына гөнаһ йолу корбаны итеп бер эфа сыйфатлы бодай онының уннан бер өлешен китерсен, әмма аңа зәйтүн мае кушылырга һәм өстенә хуш исле сумала-майлар куелырга тиеш түгел, чөнки бу – гөнаһ йолу корбаны.


Әгәр инде ул кешенең сарык яки кәҗә китерерлек хәле булмаса, үзенең гаебе өчен Раббыга ул ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерсен; аларның берсе – гөнаһ йолу корбаны, икенчесе тулаем яндыру корбаны булыр.


Гайсә, Аллаһы йортына кереп, барлык сатучыларны һәм сатып алучыларны куып чыгарды, акча алмаштыручыларның өстәлләрен һәм күгәрчен сатучыларның утыргычларын аударып ташлады.


Сез Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәтен беләсез бит: фәкыйрьлеге аша бай булуыгызны теләп, бай була торып та, сезнең хакка фәкыйрь булды Ул.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ