Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Левиләр 12:6 - Изге Язма

6 Ир яки кыз бала тапканнан соң, чистарыну көннәре тәмамлангач, ул хатын, тулаем яндыру корбаны өчен бер яшьлек бәрән һәм гөнаһ йолу корбаны өчен бала күгәрчен яки урман күгәрчене алып, Очрашу чатыры алдына руханига китерсен.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Левиләр 12:6
15 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Раббы әйтте: – Миңа бер тана, бер кәҗә, бер сарык тәкәсе китер, – диде. – Һәрберсе өчәр яшьлек булсын. Бер урман күгәрчене белән бер бала күгәрченне дә китер.


– Исраилиләргә игълан ит: «Әгәр берәр хатын, балага узып, ир бала тудырса, ул хатын, күрем вакытындагы кебек, җиде көн нәҗес булыр.


Кыз бала тудыручы хатын, күрем вакытындагы кебек, ике атна нәҗес булыр; алтмыш алты көн узып, кан килү тукталганнан соң гына, пакь саналыр.


Рухани, шул корбаннарны Раббыга китереп, хатынны кан килү нәҗеслегеннән арындырыр, һәм ул хатын пакь булыр. Ир яки кыз бала тудырган хатын өчен канун әнә шундый.


Сигезенче көнне ул, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен алып, Очрашу чатыры алдына, Раббы каршына килергә һәм аларны руханига бирергә тиеш.


Сигезенче көнне ул, ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен алып, аларны Очрашу чатыры алдына руханига китерергә тиеш.


Ә сигезенче көнне Очрашу чатыры алдына руханига ике урман күгәрчене яки ике бала күгәрчен китерсен.


Муса канунында әйтелгән пакьләнү көннәре тәмам булгач, Мәрьям белән Йосыф Баланы Раббы хозурына Иерусалимгә алып килделәр.


Икенче көнне Яхъя, каршына килүче Гайсәне күреп: – Менә дөньяның гөнаһын Үз өстенә алучы Аллаһы Бәрәне.


Без, Мәсих белән берләшеп, Аллаһы каршында акланган саналсын өчен, гөнаһсыз Мәсихне Аллаһы кешеләр кылган гөнаһлар өчен гаепле итте.


Безгә нәкъ менә шундый Олуг Рухани кирәк тә инде: Ул изге, гаепсез, саф, гөнаһлылардан аерып куелган вә күктән дә югары күтәрелгән.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ