4 ә хатын-кыз, кан килүдән чистарынганчы, утыз өч көн дәвамында һичнинди изге нәрсәгә кагылмаска, Изге чатырга кермәскә тиеш.
Ир баланы сигезенче көндә сөннәткә утыртырга кирәк;
Кыз бала тудыручы хатын, күрем вакытындагы кебек, ике атна нәҗес булыр; алтмыш алты көн узып, кан килү тукталганнан соң гына, пакь саналыр.
Шуннан соң Хәггәй: – Әгәр дә мәеткә орынып нәҗесләнгән кеше бу ризыкларның берәрсенә тиеп китсә, ризык хәрәм саналырмы? – дип сорады. Руханилар: – Әйе, саналыр, – дип җавап бирде.