9 Диңгез вә елга суларында канатлы һәм тәңкәле җан ияләренең һәммәсен ашый аласыз.
Диңгезләрдә, елгаларда яшәүче канатсыз һәм тәңкәсез җан ияләре – суда мыжлап торган хәшәрәт яисә башка тереклек ияләре сезнең өчен хәрәм.
Бу хайваннарның итен ашамагыз һәм үләксәсенә кагылмагыз, сезнең өчен алар хәрәм.
Тәүбә итеп, Аллаһыга таба борылуның һәм Хакимебез Гайсәгә инануның кирәклеге турында яһүдиләргә дә, яһүди булмаганнарга да җитди рәвештә игълан иттем.
Мәсих Гайсәдә сөннәт тә, сөннәтсез булу да бернинди әһәмияткә ия түгел, мәхәббәт белән эш итүче иман гына әһәмиятле.
Ләкин кемдер: «Синең – иман, ә минем эшләр бар!» – дип әйтер. Син миңа үзеңнең иманыңны гамәлләрдән башка күрсәт. Ә мин сиңа үз иманымны кылган гамәлләрем белән күрсәтермен!