Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Левиләр 11:32 - Изге Язма

32 Әгәр бу хайваннардан берәрсе, үлеп, нинди дә булса эштә кулланыла торган агач әйбергә, чүпрәк-чапракка, тирегә яки капчыкка төшсә, шулар барысы да нәҗес булыр, һәм аларны суга салырга кирәк, алар кичкә кадәр нәҗес калыр, шуннан соң чистарыр.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Левиләр 11:32
12 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Барлык сөйрәлүчеләр арасыннан сезнең өчен чиста булмаганнары әнә шулар. Аларның үләксәләренә кагылган теләсә кем кичкә кадәр нәҗес булыр.


Керергә тыелган шундый өйгә үткән кеше кичкә кадәр нәҗес булыр;


Бүлендеге килгән кеше кагылган балчык савытны – ватарга, ә агач савытны юарга кирәк.


Рухани кошларның берсен – гөнаһ йолу корбаны, икенчесен исә, тулаем яндыру корбаны итеп, Раббыга тәкъдим итсен. Рухани, шушылай итеп, бүлендеге килгән нәҗес кешене пакьләндерер.


Кәҗә тәкәсен чүлгә, Азазелга илткән кеше үзенең киемнәрен һәм тәнен юарга тиеш, шуннан соң ул станга керә алыр.


Үлгән яки ерткыч җанвар ботарлаган җәнлек итен ашаган теләсә кем – җирле кешеме ул яисә килмешәкме – киемнәрен дә юарга, үзе дә юынырга тиеш, һәм ул кичкә кадәр нәҗес саналыр, шуннан соң чиста булыр.


Шул ит пешкән балчык савытны – ватарга, ә бакыр савытта пешсә, аны ышкып юарга һәм чайкарга кирәк.


Ул чатырда өсте ачык һәм капкач белән ябылмаган теләсә нинди савыт-саба шакшы саналачак.


Шуннан соң рухани үзенең киемнәрен һәм тәнен юсын, аннары станга кайтсын; әмма ул кичкә кадәр пакьләнмәгән булып саналыр.


Безне барлык ялганнан йолып алу һәм пакьләндерү өчен, Мәсих Үзен корбан итте. Пакьләндереп, Ул безне яхшылык кылырга ашкынып торучы Үз халкы итәргә теләде.


безне коткарды. Ул моны кылган тәкъва эшләребез өчен түгел, ә Үз шәфкате белән эшләде. Гөнаһларыбызны юып, безне коткарды, без яңадан тудык һәм Изге Рух аша яңа тормыш кабул иттек.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ